Китапханәдә баларга чигү хезмәте белән танышу чарасы узачак. Чигү — декоратив иҗатның бер төре. Татар хатын-кызлары балачактан ук чигәргә өйрәнгәннәр, кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләгәннәр. Чигү өчен төрле тукымалар — үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар: ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтын сыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, ал, сирәгрәк кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр. Чигү осталары тамбур яратып чиккәннәр, аның асылы бизәкнең буыннарын барлыкка китергән бер үк төрле атламнар — чылбырлар ясап баруга кайтып кала. Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сүрәтләре очрый, алар чәчәк-үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.