Элек — электән Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе — мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.