Хәзерге җәмгыять үз алдына әхлакый, эмоциональ, эстетик яктан үскән, иҗади, актив һәм мөстәкыйль шәхес формалаштыру өчен шартлар тудыру бурычын куя. Шул ук вакытта шәхеснең индивидуальлеген саклап калырга, аның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын һәм кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеген үстерергә кирәк.
Билгеле булганча, кеше шәхесенең барлык якларына да матур әдәбият комплекслы йогынты ясый ала. Ул эстетик һәм әхлакый хисләрне, дөньяга карашны формалаштыра, гаять зур күләмдә төрле мәгълүмат бирә. Әмма бу йогынты ясалсын өчен әзерлекле укучы формалаштырырга кирәк.
Шул уңайдан китапханәче китапханә буйлап экскурсия уздырачак, китапханә фонды, тематик киштәләр, китап күргәзмәләре белән таныштырачак, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, әкият формасында китапханәләрнең барлыкка килү тарихы, балалар журналлары һәм газеталары булуы турында сөйләячәк.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.