Литературный час«Жил когда –то прекрасный поэт…»
Александр Сергеевич Пушкин Казанга 1833 елның 4 сентябрендә килә. Ул Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итеп, Пугачев бунты тарихы турында материаллар җыя. Күренекле шагыйрь шул уңайдан Казан шәһәрендә дә туктала. Биредә ул 2 тәүлек һәм 7 сәгать була. «Бу якка юкка гына бармадым», − дип яза Пушин хатында Казанга килүе турында. Сәфәр вакытында җыелган материаллар «Пугачев тарихы» («История Пугачева») әсәрен, шулай ук «Капитан кызы» («Капитанская дочка») романын иҗат иткәндә кулланыла.Пушкинның татар әдәбиятын үстерүгә, ул вакытта Казанда яшәгән рус шагыйрьләре иҗатына йогынтысы һичшиксез. Рус әдәбияты, А.С. Пушкин әсәрләре белән тирәнтен танышу Габдулла Тукай иҗатында да зур роль уйный. Ул шигырьләрендә Лермонтов белән Пушкинны үзенең остазлары дип атый. Кичәнең соңгы өлешендә “Пушкин вә мин”, “Кышкы кич”, “Бәхилләшү” шигырьләрен уку оештырыла.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.