«Роза Муллануровага 80 яшь»
Журналист, язучы — Роза Мулланурова (Роза Габденур кызы Камалетдинова) 1946 елның 16 маенда Татарстанның Әгерҗе районы Яңавыл авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иж-Бубый урта мәктәбендә укый. 1969 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, ике ел Казан электр техникумы китапханәсендә китапханәче булып эшли. 1971 елның сентябреннән Казандагы В.И. Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсендә чыга торган күптиражлы «Ленинчы» газетасында әүвәл хәбәрче, аннары 1974-1990 елларда редактор вазифаларын башкара. Ул укучыларга әдәбият-сәнгать кешеләре турындагы күпсанлы журналистик язмалары, очерклары, иҗат портретлары, әңгәмә-интервьюлары һәм балаларга атап язган лирик хикәяләре белән таныш.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.