Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрне көйгә салып та, шигъри формада да әйтеп була. Чыннан да, туган җирдә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без.
Мөнәҗәтләр һәм бәетләр — халкыбызның җан авазы. Шуңа күрә без аларны белергә, өйрәнергә һәм киләчәк буынга тапшырып калдырырга бурычлы. Шушы максат белән 7 март көнне «Мөнәҗәтләр — халкыбызның җан авазы…» дип исемләнгән мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр әйтү кичәсе булып узачак. Очрашуда катнашучылар мөнәҗәтләр һәм вәгазьләрнең әһәмияте һәм кирәклеге турында фикер алышачаклар.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.