2нче номерлы шәһәр китапханәсендә, балалар бакчасындагы сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан «Тукай әкиятләрен яратабыз» дип аталган чара оештырыла. Бөек әдибебезнең иҗатына мәхәббәт көче яшьтән үк башлана. Быел халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы. Шул уңайдан, балалар язучының әкиятләрен искә төшереп өйрәнгән шигырьләрен сөйләрләр. «Су анасы», «Шүрәле», «Гали белән кәҗә» әкиятләрен карарлар. «Рәсемне ясап бетер», «Капчыкта нәрсә бар» уеннарында катнашырлар. Чарага әкият персонажы да килер дип көтелә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.