Поэзия сәгате «Йөрәктә сакланган юллар»
26 нчы февральдә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе — 3 нче филиалда «Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Йөрәктә сакланган юллар» дип исемләнгән поэзия сәгате узачак.
Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырачак, Габдулла Тукайның балачагы, иҗаты турында сөйләячәк. Тукайның гажәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таянып иҗат ителгән. Аның бай эчтәлекле шигырьләрен, кызыклы әкиятләрен бүгенге көндә дә өлкәннәрдә, балаларда яратып укыйлар.
Китапханәче балаларга, «Кышка бер сүз» шигырен татар телендә укыячак. Укучылар шул ук шигырьне рус һәм татар телләрендә укыячаклар. Беренче тапкыр бу шигырь «Балалар күңеле » җыентыгында 1909 елда басыла.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.