19 нчы февраль мөселманнар өчен Рамазан аеның беренче көне. Рамазан ае гүзәл бер ай, аннан башка Коръәндә бер ай да үз исеме белән зикер ителмәгән. Рамазан сүзе «кыздыра, көйдерә торган эсселек» дигән мәгънәне белдерә. Бу изге айның шулай итеп аталуның сәбәбе шул: ай буе гыйбадәт кылып, судан, ашаудан тыелып йөргән кеше ахырда зур саваплар күплегеннән, булган гөнаһлар янып, юк ителеп кала икән. Ураза ул Аллаһка табыну максаты белән ашау–эчүдән һәм башка төрле гамәлләрдән билгеле бер вакытка тыелып тору. Бу көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә «Шәһри Казан» газетасы редакциясе китапханәсеннән тәкъдим ителгән «Догалы йорт» исемле 2026 ел дини календарь турында фикер алышу узачак. Календарьда 2026 нчы ел өчен намаз вакытлары һәм догалар бирелә.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.