«Туган телнең көче һәм матурлыгы»
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле — ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.
21 нче нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, төрле чаралар үткәрелә. Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан «Туган телнең көче һәм матурлыгы» дигән квиз-уен оештырыла. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләнеп, милли гореф-гадәтләребезгә тукталып, “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелә, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңлана.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.