Искә алу сәгате «Шәмәрдән сугыш елларында»
Шәмәрдәндә Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен 23 июнь көнне Әхмәдулла Галимуллин хәбәр иткән. Ирләрне, товар вагоннарына урнаштырып, сугыш барган якларга озатканнар. Өлкәннәрнең сөйләве буенча, ул елларда ачлык һәм ялангачлыктан, авыр хезмәттән бик күпләр тиф авыруыннан үлә, халыкны бет баса, мәктәпне вакытлыча шифаханә итеп үзгәртәләр. Урманчылык эшчеләрен куялар фронт заказларын үтәүгә куялар: чаңгылар, патроннар өчен әрҗәләр, көрәк саплары ясыйлар, чабаталар үрәләр, шахталар өчен терәүләр, фанерлар, паровозларга чүркәләр, ягъни берәр метрлы агачлар әзерлиләр; кием-салымнар, ризыклар белән дә ярдәм итәләр.
Өлкәннәр хәтерләвенчә, сугыш елларында станциядә яшәү авыр, әмма түзәрлек булган. Икмәк карточка белән кеше башына 200 грамм бирелгән. Өс һәм аяк киемнәре белән солдатлар булышкан: поездда үтеп баручылар үзләренең күлмәкләрен, аяк чолгауларын икмәккә алыштырганнар.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Сабинская централизованная библиотечная система» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.