Халыкара китап бүләк итү көне 2012 елдан бирле билгеләп үтелә. Анда ел саен дөньяның 30дан артык иленнән, шул исәптән Россиядән дә, яшәүчеләр катнаша. Илебезнең төрле шәһәрләрендә инде беренче ел гына түгел искиткеч бәйрәмнәр һәм чаралар уза. 11 февраль көнне «Балалар бакчасына китаплар бүләк ит» — китап бүләк итү узачак. Китап бүләк итүнең максаты-өйдә уку проблемасына игътибарны җәлеп итү, балаларга яхшы китап бүләк итү һәм башка кешеләрне бу эшкә рухландыру. Китап баланы шатлыклар, теләкләр, фикерләр, гамәлләр, характерлар дөньясына кертә. Китап кешелек һәм рухи кыйммәтләрне ача. Балачакта укылган китап олы яшьтә укылган китапка караганда көчлерәк эз калдыра. Китаплар дөньяга карашны, бәйләнешле сөйләмне, аралашу күнекмәләрен, хәтерне, фикерләүне, фантазияне үстерә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.