Илсөяр Иксанова 1966 елны 7 февралендә Татарстан Республикасы Лаеш районы Татар Сараланы авылында дөньяга килә. Мәктәптә
башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри
тәҗрибәләре «Кама
ягы» газетасы (Лаеш
районы), «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан
яшьләре» газеталары битләрендә басыла, «Татарстан яшьләре» газетасы
оештырган әдәби бәйгеләрдә катнаша.
Студент елларында (1983-1988) Казан
дәүләт университетының М.
Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри.
«Ышанасы килә» дигән беренче китабы (шигырьләр җыентыгы) 1991 елда 10 мең тираж белән басыла, «Кышкы канәферләр» дигән икенче китабы 1999 елда, «Син — язган язмышым» дигән өченче китабы 2003 елда нәшер ителә. Шигырьләренең төп нигезен кеше
язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел
кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе
һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр[3].
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.