«Муса Җәлил — сүнмәс йолдыз»
Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк.Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.Карга авыл китапханәсендә китап укучылар өчен “Муса Җәлил — сүнмәс йолдыз” исемле әдәби сәгать үткәрелә. Китапханәче М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыра, аның батырлыгын ассызыклый. Укучылар әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыйлар. Чара барышында укучылар М.Җәлилгә багышланган викторина сорауларына актив җавап биреп, шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы кызыклы фактларны искә төшерәчәкбез. Әдәби сәгать укучыларда Муса Җәлилнең батырлыгына һәм иҗатына карата зур кызыксыну уятыр дигән өметтә калабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.