«Җәлил эзләре буйлап…»/«Джалиль: голос времени и народа»
Муса Җәлил … Бу исем һәрберебезгә яхшы таныш. 15нче февральдә герой-шагыйрьгә 120 ел тулу уңаеннан Н.В. Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән бергә шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында искә төшереп әдәби кичә үткәрдек.
Кичә барышында студентлар Муса Җәлилнең тормыш юлындагы төп вакыйгаларны, аның батырлыгын һәм шигъри мирасын ачып бирделәр. Аеруча шагыйрьнең сугыш чорындагы иҗаты, "Моабит дәфтәрләре"ндәге шигырьләре тәэсирле яңгырады. Әлеге шигырьләр фашист тоткынлыгында да рухын сындырмаган, Ватанга мәхәббәтен саклап калган геройның тиңдәшсез батырлыгын гәүдәләндерә.
Кичәдә шулай ук Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, җырлар башкару да оештырылды. Студентлар тарафыннан әзерләнгән презентацияләр шагыйрьнең тормыш юлын тагын да ачыграк күзалларга ярдәм итте.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.