«Әфганстан утын узганнарга — хөрмәтнең иң олысы»
Әфган сугышы… 15 нче февраль — Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Шушы көндә күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?
Тарихтан күренгәнчә, 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан — чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә.
Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.