Top.Mail.Ru

«Бәхет юлы»

Событие завершилось
6+

     Тумышы белән Мөслим районы Түреш авылыннан чыккан балалар язучысы  Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов чыннан да бәхет юлын үткән кешеләрнең берсе.

     Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: “Яшь ленинчы”(хәзерге”Сабантуй”) газетасы һәм “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый.Балалар өчен ул хәзер тугыз китап авторы (“Мин санарга өйрәнәм”, “Матур булыйк”, “Карга бураны”, “Очты, очты…” “Акыллыга сүз әйттем”, “Әнием канатлары”, “Зирәк булу кирәк”, “Батыр буласым килә”, “Иман нуры”).Барлык китаплары өч дистәдән артык. “Очты, очты…” һәм “Акыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында икенче, бер китабы (“Җиләкле җәй”, 2016) өченче урынга лаек булды. 2007 нче елда “Рухият” фонды тарафыннан үткәрелгән “Балаларга бүләк” конкурсында Мөҗәһит Әхмәтҗанов профессиональ язучылар арасында лауреат исеменә лаек булды. Мөҗәһитнең балалар өчен язган шигырьләре, табышмаклары теленең авылчан гадилеге, ихласлылыгы белән аерылып тора.Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар.

   Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш — Укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте дә чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне бары тик чын шагыйрь, чын укытучы да булган кеше генә күрсәтеп бирә ала.15 декабрьдә яраткан язучыбызның күркәм юбилее-75 яшьлек гомер бәйрәме. Укучыларга  аның иҗатына багышланган викторина  тәкъдим ителә.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

Ближайшие прочие

Куда сходить в этом городе

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
Контактные данные
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна