Громкое чтение «Балаларның тугры дусты»
Балалар китапханәсе — 3нче филиал Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Балаларның тугры дусты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узачак. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясаячак. Балалар Җәүдәт Дәрзаманның «Усал математика», «Әни сүзе», «Батырлык» шигырьләрен кычкырып укыячаклар.
Татар балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җәүдәт Дәрзаманга «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, «Күзле кычыткан» исемле шигырьләр һәм әкиятләр китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә лаек була.
Җ.Дәрзаман — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.