Илһам ага Шакиров — үзенең җырлары һәм иҗаты белән татар милләтен милләт буларак яшәтүче көч ул. Илһам ага Шакиров һәм аның җырлары бөтен Россия һәм дөнья буйлап сибелеп-чәчелеп яшәүче татар халкын берләштерүче, бергә туплаучы һәм сибелгән татарның татар милләтеннән икәнен исенә төшереп торучы да әле. Татар халкы Сарман якларында туып үскән Илһам исемле авыл егетен Бөек Җырчы Илһам Шакиров дигән дәрәҗәгә кадәр үстергән. Ә Илһам Шакиров исемле авыл баласы үзенең бөтен гомерен, бар талантын, бар барлыгын татар милләтенә багышлаган. Татар халкын Илһам Шакировсыз, Илһам Шакировны татар халкыннан башка күз алдына китереп булмыйдыр. Шуңа күрә дә, бүген “Без — Илһамлы халык!” — дип, мактана һәм горурлана алабыз.Чыннан да, Илһамсыз яшәү — яшәү булмаган булыр иде… Аллага шөкер, без — Илһамлы халык!
Сведения предоставлены организацией МБУ «Центр культуры и досуга Тукаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.