“Җырлыйк әле” җиңел карала торган күңел ачу тапшыруы, тик шулай да аның тәрбияви функциясе дә зур. Бүгенге көндә татарны, милләт итеп саклаган төп чараларның берсе — ул татар җыры. Тик татар җыры дип, тел белмәгән авторлар чыгарган рус һәм чит ил популяр музыкасын хәтерләткән мескен, зәгыйфь пародияләр түгел, ә милли үзенчәлеге булган, халкыбызга, туган җиребезгә, татарга гына хас булган тыйнаклыкка һәм саф мәхәббәткә дан җарлаган әсәрләрне генә атарга мөмкин. Ә андыйларны фәкать татар рухында тәрбияләнгән һәм милли горурлыгы булган шәхесләр генә иҗат итә ала. “Җырлыйк әле”нең башкаручылары гади хезмәт ияләре. Шуңа күрә дә тапшыруда радио-телевидение аша көн-төн әйләндергән җырлар түгел, ә фәкать халык күңеленә барып җиткән җырлар гына яңгырый. Шуңа күрә дә аның популярлыгы көннән-көн арта гына бара.
Сведения предоставлены организацией Алькеевский районный дом культуры и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.