Илһам ага Шакиров моңлы Сарман төбәгендә, Яңа Бүләк авылында, Гыйльметдин белән Нуриәсма гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Теләнче Тамакта урта мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесына укырга керә. I курста башлангыч музыка белемен үзләштергәч, консерваториягә күчә. Студент елларында ук радио аша чыгышлар ясый, тамашачының йөрәгенә үтеп керердәй җырлары белән таныла. 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Тиз арада ул татар халык җырларын оста башкаручы буларак таныла. «Кара урман», «Гөлҗамал», «Сибелә чәчәк», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Бик еракта идек без» кебек халкыбызның күңел җәүһәрләре белән халык күңелен бик тиз яулап ала. Илһам Шакиров халык җырларын башкару белән генә чикләнми, аларны җыюга һәм популярлаштыруга да зур әһәмият бирә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә онытылыбрак торган халык җырлары яңадан җырлана башлый.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Центр культуры и досуга Тукаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.