Без Каюм Насыйриның гыйлем чишмәсенә таба сәяхәтебезне дәвам итәбез. Аның хезмәтләре — татар халкының рухи мирасының бер өлеше, алар аша без тормышыбызны баетабыз, үткәнебезне аңлыйбыз һәм киләчәккә юл күрсәтәбез.
Каюм Насыйри — татар халкының мәдәни мирасына зур өлеш керткән күренекле шәхес. Аның мирасы — төрле өлкәләрне колачлаган бай хәзинә: этнография, фольклор, педагогика, астрономия, математика, медицина, тарих, география, лингвистика. Ул — беренче татар галиме, мәгърифәтче, педагог, этнограф, фольклорчы, язучы.
Шуңа күрә Каюм Насыйриның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү, аның мирасын киләчәк буыннарга җиткерү — мөһим бурыч."Каюм Насыйри сабаклары" проекты нәкъ менә шул максатка хезмәт итә. Ул татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклау һәм үстерү юлында зур әһәмияткә ия. Насыйри фикеренчә, белем — кешенең иң зур байлыгы, ул кешегә тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.