"Шәһри Казан" газетасына — 35 яшь!
1990 елның 17 августында “Шәһри Казан” басмасының тәүге — сигнал экземпляры дөнья күрә. Сигнал экземплярның тиражы — 6000 данә була. Халыкка таныту максатында сентябрь азагында чыгарылган тагын бер экземпляр чыкканнан соң, 1990 елның 10 октябреннән №1 дигән язу белән газета даими бастырыла башлый.
“Шәһри Казан” газетасының сигнал экземпляры ул чактагы РСФСР Югары Советы рәисе Борис Ельцин, ТАССР Югары Советы Рәисе, КПССның өлкә комитеты беренче секретаре Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре Советы башкарма комитеты рәисе Камил Исхаковларның котлау сүзләре белән чыга.
Минтимер Шәймиевның котлау хатында мондый юллар бар:
“Шәһри Казан” газетасы җәмгыятебез үсешенең катлаулы чорында туа. Бу хәл аның өстенә төшкән бурычны һәм аның алдындагы җаваплылыкны шактый арттыра… Татарстан Республикасындагы барлык хезмәт коллективлары кебек үк, “Шәһри Казан” газетасының туган халкыбызга армый-талмый хезмәт итәргә әзер булуын телисе килә…”
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.