Основное изображение для события «Олуг каләм остасы»

«Олуг каләм остасы»

18 сентября 2025
18+
Бесплатно

Гариф Ахунов—татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. 

  • Әсәрләре 1951 елда басыла башлый. Аның студент яшьләре тормышы турында «Яшьлек яме» дигән беренче зур әсәре 1950 елларда басыла. Шулай итеп, Ахунов үзенең иҗат эшчәнлеген башлап җибәрү белән, үз чорын чагылдырган әдәби әсәрләр яза башлый.
  • Әдәби әсәрләрендә ул үзенең замандаш дуслары, нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре, сәнәгать җитәкчеләре турында яза. Татарстан нефтьчеләре турында язылган «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төш» повесте өчен ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Гариф Ахунов, язучы буларак кына түгел, драматург, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак та билгеле.  Гариф Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә. 
    Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә. 

     


Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

Смотрите также

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна