Авыл китапханәсендә октябрьнең беренче дүшәмбесендә билгеләп үтелә торган Халыкара табиблар көненә багышланган әдәби сәгать узачак. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар врач һөнәренең җир йөзендә иң затлы, гуманлы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе булуын беләчәкләр. Алга таба китапханәче медицина барлыкка килү тарихын, кем ул Гиппократ, ничек медицина белеме алырга икәнен сөйләячәк. Шулай ук балаларны Габдрахман Әпсәләмовның танылган «Ак чәчәкләр» романы белән таныштырачак, һәр герой турында сөйләячәк. Укучылар өчен медицина тарихы һәм үсеше турында китаплар һәм журналлардан мәкаләләр тәкъдим итүче «Минем һөнәрем — табиб» китап күргәзмәсе оештырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.