«Туган авылым — илһам чыганагы» (Д.Хайруллину 80 лет)
Авыл китапханәсендә авылдашыбыз, танылган шагыйрь, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Данис абый Хәйруллинга багышланган әдәби сәгать узачак. Тау итәгендә җәйрәп яткан төзек йортлы Татшуган авылының югары очында 1945 нче елның 7 нче октябрендә дөньяга беренче мәртәбә аваз сала Данис абый. Ул кечкенәдән туган авылының табигатен бик яраткан. Яшел чирәмле Өшегән елгасы буенда яшьтәшләре белән әүмәкләшеп үскән. Абый — энеләре арасында нечкә күңелле, шигъри җанлы, мөлаем егет булып буй җиткергән. Сабый чагыннан ук авылыбызның һәр почмагы күңеленә кереп урнашкан да, шигырь юллары булып, кәгазь битләренә түгелгән. Данис абый Хайруллин шигырьләре аша туган якка, туган авылга мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли, милләт язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.