Балалар белән табигатькә сәяхәт.Спорт уеннары «Бәхетле балачак»
Таныш булыйк! Без — назлы кояш балалары! Сипкелләребездә — нурлар, елмаюыбызда –яктылык, йөрәгебездә — җылылык. Туган илебезне якты, җылы нурларга күмүче сөйкемле кызлар һәм малайлар булабыз!
Без — җәйге ләйсән яңгыры! Саф күңелебез — тамчысы. Туган ягыбызның кошларын, хайваннарны кайгыртучы сабыйлар !
Без — салават күпере кыйпылчыклары! Хисләребез — төрле төсләр. Туган җиребездә яшәүче төрле милләтләр белән дус, тату торучы нәни кешеләр!
Без — шаян күбәләкләр! Кулларыбыз — канатларыбыз! Яшел урманнарны, киң кырларны, бормалы елгаларны, чәчәкле болыннарны колачыбызга алып, давыллардан, пычраклардан саклаучы кечкенә балалар!
Таныш булыйк! “Табигатеңне сакла, үз яшәвеңне акла”, “ Матурлык бер көнлек, дуслык — гомерлек “, “ Уйна да көл, эшли дә бел” девизлы, Алабирде урта гомуми белем бирү бинасында урнашкан, балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы үткәрүгә юнәлдергән “ Дуслык”, “Хезмәт һәм ял” лагерьларына йөрүче укучылар булабыз!
Яшәү чыганагы — көләч кояш безнең лагеребезнең символы булып тора. Аның сары нурлары — безнең кул чукларын йөртеп чыккан, кисеп алган “нурлар”. Һәрберсендә исемебез бар! Ул 40 баланың бер гаилә булып яшәгәнен исәртеп тора. Без һәрвакыт кулларыбызны сузып, ярдәмгә килергә әзер. Дуслык, татулык һәм ихтирам хисләрен арабызда саклыйбыз.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.