Җәлил укуларында катнашу
Бәйгедә катнашу бушлай һәм ирекле. Бәйге ел саен һәм барлык теләүчеләр өчен үткәрелә. .Катнашучы әлеге Нигезләмәне бозу очрагында аңа киләчәктә Бәйгедә катнашу тыела. Бәйге 3 этапта үткәрелә.Гаризаны тутыру өчен кирәкле сораулар: 1. Регион 2. Тору урыны 3. Катнашучы ФИО 4. Номинация 5. Яшь төркеме 5 6. Әсәрне башкару теле 7. Әсәрнең исеме 8. Эш урыны/ уку урыны 9. Җитәкче ФИО (укучылар/студентлар өчен) 10. Элемтә өчен телефон 11. Эл.почта адресы 12. Документларга сылтама: 1. видеоязма, 2. имзаланган шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (скан/фото, кушымта №1) 3. «Җәлилчеләр» номинациясендә катнашучылар өчен — WORD форматта шигырьнең тексты «Видеоязмага сылтама» пунктында конкурс материалы булган видеоязмага сылтама күрсәтелә, ул Яндекс.диск / Google дискта урнаштырылган булырга тиеш (саклану вакыты 2025 елның 15 мартына кадәр). Видеоязмага таләпләр түбәндәгечә: төшерү горизонталь; камераның селкенмәве һәм чит тавышлар булмавы мәҗбүри; әсәр ачык тавыш белән башкарылырга тиеш; видеоязмада катнашучының фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, яше; номинациянең исеме, әсәрнең авторы һәм исеме әйтелергә яисә язылырга тиеш; видеоязма 5 минуттан артмаска тиеш. !
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.