Әтием минем -якыным.
Кадрәк авыл китапханәсендә әтиләр көне уңаеннан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән яраткан әтиләре өчен үз куллары белән открытка ясау буенча осталык сәгате уздырыла. Балалар, бар көчләрен куеп һәм хыялланып, үз куллары белән әтиләренә бүләк открыткалар ясаячаклар. Үз кулларың белән ясаган бүләкләр, бу бүләкне эшләгән кешегә дә, бирәсе кешегә дә бик күп уңай хис-кичерешләр алып килә.Китапханәче эш вакытында әлеге бәйрәм тарихы белән таныштырачак, әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайда барлыкка килде, аны бүген нинди илләрдә билгеләп үтүләре турында сөйләячәк. Ә балалар үзләренең әтиләре һәм бабайлары, гаилә бәйрәмнәре турында сорауларга җавап бирәчәк. Әтиләрнең төрле һөнәрләре, аларның яраткан шөгыльләре турында табышмакларга җаваплар табачаклар. Чара барышында әтиләр турында шигырьләр сөйләнәчәк һәм җырлар җырланачак.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.