«Яраткан китап геройлары мультфильмнарда»
Китапханәдә балалар өчен «Яраткан китап геройлары мультфильмнарда» дигән мультфильмнар парады узачак. Китаплар буенча төшерелгән мультфильмнар — ул баланы Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, татар халык әкиятләре, Шарль Перро, Корней Чуковский, Григорий Остер кебек авторлар белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Нәкъ менә анимация аша әдәбиятка карата беренче кызыксыну туарга мөмкин. Мультфильм балага ошый икән, димәк, ул китабын укып чыгарга да ризалашачак. Шундый уйлар белән китапханә үз укучыларына балалар китаплары буенча мультфильмнар карарга тәкъдим итәчәк. Чарага килүчеләр балалар авторлары һәм әкиятчеләренең китаплары һәм иҗаты белән танышачак, әсәрләр буенча мультфильмнар карыячаклар, шулай ук караган сюжет буенча уеннарда катнашачаклар, «Бу кемнең портреты?» бәйгесендә тасвирлаган буенча мультфильм геройларын атаячаклар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.