«Урда ханы Үзбәк»
Үзбәк хан — XIV гасырда Алтын Урда дәүләте белән утыз ел чамасы идарә итеп, аны дөньяның иң алдынгы мәмләкәтләре югарылыгына күтәргән хаким. Әмма кодрәтле хөкемдарның язмышы тоташ каршылыклардан гына тора түгелме? Үз илендә исламны рәсми дин буларак игълан итеп тә, бертуган сеңлесен икенче дин кешесенә кияүгә бирә һәм чукынырга мәҗбүр итә; дәүләтен ныгытса да, яулап алган биләмәләрендә баскаклыкны бетерә; тәхет тирәсендәге кан коюларны туктату ниятендә кардәшләренең башына җитә… Рәхимсезлеге, шул ук вакытта намуслы, җаваплы, мәхәббәттә тугры булуы белән дә Үзбәк хан шул чор елъязмаларына кереп кала.
Кадерле әдәбият сөюче дусларыбыз! Фирдүс Гыймалтдиновның "Урда ханы Үзбәк" дип исемләнгән тарихи романы безнең китапханәдән алып укырга мөмкин. Рәхим итегез!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.