«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык»
2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Бәйрәм безгә үткән гасырлардан килде һәм популярлык казанып та өлгерде. Истәлекле көн эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык символлары саналган изгеләр — Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә кертелде. Бу бәйрәмне илнең барлык традицион конфессияләре дә хуплады. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли. Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык"китап күргәзмәсе планлаштырыла. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык темасын яктырта. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-яшь һәм шундый җылы, чиста һәм якты бәйрәм. Һәр йортка үзара мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм иминлек килсен!
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.