« Татар шигърияте тирән тамырлы һәм көчле » Зиннур Мансуров.
“Зиннур Мансуровның шигырьләре кычкырып тормый. Ул мәйданга чыгып: “Яшәсен милләт! Безгә азатлык кирәк”, — диюгә тәңгәл шигырьләр түгел. Ул андыйларны бик теләсә дә, яза алмас иде. Әмма Зиннур сабыр гына итеп, фикерне үткәреп әйтә белә”, — дигән шагыйрь Зөлфәт Зиннур Мансуров турында. Әйе, Зиннур Мансуров үзе хакында кычкырып, митингларда чыгыш ясаучы трибун түгел. Ул үз сүзен шигырь аркылы әйтеп бирә. “Шигърият сөючеләр, бүгенге ыгы-зыгылы мәшәкатьле заманда, рухи кыйммәтләрнең бәясе үзгәргән болгавыр чорда минем иҗат кичәмә җыелуыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм! Безнең халык элек-электән шигырьгә тартылган. Ул үзенең яшәү рәвешен шигърияткә әвелдергән. Әйдәгез бүгенге мәһабәт театрда (иҗат кичәсе Тинчурин театрында бара — автор) күңел түрендә йөргән уйларыбызны бергәләп уртаклашыйк, шигъриятне чын бәйрәмгә әверелдерик. Татар шигырен лаеклы рәвештә иң югары ноктага күтәрик”, — диде Г. Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Зиннур Мансуров.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.