«Ромашка таҗларында еллар саны…»

Событие завершилось
18+

8 июль — Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.

Әйтергә кирәк, бәйрәмнең тарихы еракка китсә дә аны быел бары бишенче тапкыр гына билгеләп үтәләр. Әмма шулай булса да, җәмгыятьтә ул бик популяр төс алды һәм халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн дини бәйрәм буларак түгел, ә илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.

Гаилә-һәрвакыт җәмгыятебезнең гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләүче бер өлеше булып торды һәм тора. Дөньядагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим. Китапханәдә күп еллар бергә яшәгән пар гаиләләрнең фотоларыннан күргәзмә төзелә.

 

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна