«Спорт белән дус бул-начар гадәт юк бул!»
"Спорт белән дус бул, начар гадәт юк бул" дигән
дивез белән әңгәмә уздырыла. Кешегә хәрәкәтләнү бик кирәк. Мондый әңгәмәләрне
без балаларга кече яшьтән үк аңлатып киләбез. Хәрәкәтле уеннар уйнау балаларның
спорт белән дус һәм сәламәт яшәү рәвеше яклы булуларын күрсәтә.
Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык
тәрбияли, начар гадәтләргә каршы бик көчле корал булып тора.
Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, беркайчан да аракы да эчмәс,
тәмәке дә тартмас, ә наркотик куллану турында сүз дә булырга мөмкин
түгел.Чөнки спорт белән дус кеше һәрвакыт шат күңелле, күтәренке кәефтә
була, үзе кебек яхшы дуслар белән аралаша.Халык та юкка
гына: ”Хәрәкәттә-бәрәкәт”, — дип әйтмәгән.
Шулай ук төрле спорт төрләре буенча китап күргәзмәсе куела, күзәтү ясала. Соңыннан балалар белән спорт уеннары буенча ярыш уздырыла, призлар бирелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.