«Наркомания — кешелек дошманы»
«Наркомания кешелек дошманы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелә. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына ясаган йогынтысы, аның еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең социаль җәмгыятькә китергән зарары, провокациягә бирешмәү һәм «юк»дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләнде. Чыннан да яшүсмерләрнең үз-үзен тотышы бүген күпләрне борчый. Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркомания кешедә булган кимчелекләр, фикерли, уйлый белмәү нәтиҗәсендә яшәп килә.Наркотик татарчага тәрҗемә иткәндә “йокы китерүче” мәгънәсен аңлата.Аның кешелеккә китергән зыянына тиңнәр юк, чөнки ул берьюлы өч буынны юк итә. Наркотик кулланучының гомер озынлыгы бик кыска, шуңа да ул гаилә корып яшәргә өлгерә алмый кала. Аларның әти-әнисе балаларының тайгак юлга кереп китүләрен авыр кичерә. Бу кайгыдан аларның да гомере вакытыннан алда өзелә. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дуслар табу, аларга ышану. Актив тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, дуслар сайлаганда игътибарлы булырга, төрле ситуацияләрдә “юк” дип әйтә белергә кирәклеге турында аңлатыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.