«Наркотикларсыз тормыш»
Кешелек дөньясы каршында иң куркыныч афәт — наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора.
1 март — Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне. Субаш авыл китапханәсендә, наркоманияне кисәтүгә багышланган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча китаплар, журналлар, тематик буклетлардан торган “Наркотикларсыз тормыш” исеме астында китап күргәзмәсе оештырыла һәм әңгәмә үткәрелә. Китапханәче наркотикларның сәламәтлеккә зыяны турында, наркотик матдәләр куллануның ихтимал нәтиҗәләре турында тирәнтен итеп сөйли, аларны куллануның төп сәбәпләре белән таныштыра.
Шулай ук танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзләрен ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлатылып үтеләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.