«Су буенда кичке уен» — фольклор бәйрәм
Табигать без — балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Эчәр суыбыз — бәяләп бетергесез байлык. Чишмәләр — тереклек чыганагы. Һәр елга башы — чишмә. Бабайларыбыз үз авылларын нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Көянтә чиләк белән кызлар су ташыган. Һәр авылның иң хөрмәтле кешеләре чишмәләрне карап, барлап торганнар, кизләүләргә кибәргә ирек бирмәгәннәр. Халкыбыз су турында зирәк фикер әйткән. Сез беләсезме ул акыллы фикерләрне?"Кул пычранса, су белән юарсың, Су пычранса, ни белән юарсың”. «Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыга”, “Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса”, “Коены күмәргә ярамый” Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) табигатьне сакларга әмер биргән. Ислам дине үзеңнән соң киләчәк буын турында уйларга куша. Суны исраф итмәскә, саклап тотарга кирәк. Аны пычратмау мөһим.Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан. Чишмә буйларында кичке уеннар уйнаганнар. Ягез, без дә бер күңел ачып уйнап алырга җыелдык.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.