«ТУГАН ЯКНЫҢ ҖЫЛЫ КИЧЛӘРЕ…»–АВЫЛ КӨНЕ
“Авыл бәйрәмнәре уздыру динебезне, мәдәниятебезне һәм гореф — гадәтләребезне саклап калуны максат итеп куя. Карамасар авылында матур традициягә әверелгән бу бәйрәм ел саен читтә яшәүче авылдашларыбызны очраштыру, күрештерү өчен оештырыла.
Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Юзеев Зөфәр Яхия улы соңгы вакытта авылда башкарылган мөһим эшләр белән таныштырып үттәчәк. Авылда бик зур изге эшләр башкарылуын да билгеләп узачак.
Сәхнә түренә авылның иң үрнәк гаиләсе, иң яшь парлар, иң өлкән кешеләре, иң чиста хуҗалык хуҗасы, уңган авылдашлар чакырылып хөрмәтләнәчәк. Иң яшь кунак та, яңа тәпи атлап китүче сабый да читтә калмый.
Халык төрле халык, спорт уеннарында катнашырга чакырылачакБалалар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылачак, батутта сикерүләр оештырыла. Янәшәдә шашлык, плов пешә, чәйләр белән сыйлаулар оештырыла. Сәхнә түреннән моң агылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.