«Туган –җирем Россия»
12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме — Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан китапханәдә китап укучылар игътибарына "Туган җирем — Россия” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узачак. “Минем Ватаным — Россия” дигән китап күргәзмәсе оештырыла.Ул үз эченә түбәндәге бүлекләрне алды: ”Россия-минем горурлыгым”, “Бердәмлектә безнең көчебез.” Китап укучылар белән күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясыячакбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.