«Алтыннан да кыйммәт нәрсә- тәрбияле баладыр!»
Бала тәрбияләү — гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында торган иң җитди, мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Сабый тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Алдагы тормышында ни генә булмасын, баланың характер үзенчәлекләре, аң-белемгә омтылышының күп өлеше аңа нәселдән күчә. Гаилә мөнәсәбәтләре дә булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», — дип әйтсә, атаклы совет педагогы А.С. Макаренко: «Сезнең үз-үзегезне тотуыгыз — иң беренче хәлиткеч фактор. Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйлау дөрес түгел.Гаилә — ул бер түбә астында яшәү генә түгел, ә туганлык хисләре белән сугарылган, милләтебезнең гореф-гадәтләренә, әхлак нормаларына нигезләнеп корылган, үз кануннары, традицияләре булган бердәм, дус, тату дәүләт. Һәм ул дәүләтнең киләчәге балалар кулында. Тәрбияле бала — ул ата-ананың бәхетле киләчәге.Ташкичү авылы мәдәният йортында, 20 июньдә яшүсмерләр белән тәрбия сәгате будачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.