Выставки

Садретдинов Мөхәммәткә 110яшь.«Сүрелмәс рухлы каләм» китап күргәзмәсе.

Событие завершилось
6+

Шагыйрь Мөхәммәт Садри (Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов) 1913 елның 31 маенда Казанның Яңа бистәсендә туа. 1921 елгы ачлык вакытында әтисе белән әнисе икмәк эзләп Урал ягына чыгып китәләр һәм юлда ачлыктан шешенеп, салкын вагонда өшеп үләләр. Казанда калган җиде- сигез яшьлек Мөхәммәтне ничек булса да ач үлемнән саклап калу өчен, дәү әнисе (әнисенең әнисе) Миңсылу карчык аны элекке Дворяннар собраниясендә(соңыннан Офицерлар йорты бинасы) тәрбиячесез ятим балалар өчен ачылган балалар цортына тапшыра. Бер-ике елдан, тормышы бераз көйләнгәч, оныгын янәдән үз янына алып кайта, аннары аны Яңа бистәдәге Кызыл таш мәчет мәдрәсәсенә укырга бирә. Анда бераз укыгач, Мөхәммәт яңа оештырылган совет мәктәбенә күчә һәм ике еллап мәктәп шеылыгында яши. 1927 елда, дәү әнисе вафат булгач, мәктәп җитәкчеләре ятим баланы кабат балалар йортына тапшыралар. Шунда Мөхәммәт укуын дәвам иттерә һәм 1928 елда Мулланур Вахитоа исемендәге сабын кайнату заводының ФЗӨ мәктәбенә кереп, механика цехында слесарлык һөнәрен үзләштерә.
Заводта эшләгәндә, М Садри каләм тибрәтә башлый.Эшче-хәбәрче буларак, сабын заводы эшчеләрнең хезмәтен һәм тормышын яктырткан кечкенә- кечкенә язмаларын һәм ударчылык хәрәкәтен чагылдырган шигырьләрен башта заводның "Вахитовчы" исемле күп тиражлы газетасында, соңрак республика "Кызыл яшьләр" (хәзерге Татарстан яшьләре") газетасы һәм татар пролетар язучыларның "Атака" журналы битләрендә бастыра. Яшь эшче шагыйрьнең әсәрләре белән тәнкыйтьче Гомәр Гали һәм шагыйрь Хәсән Туфан кызыксынып, аңа үзенең язган шигырьләрен җыеп китерергә кушалар. Х. Туфан, яшь автор китергән шигырьләрдән сайлап алып, редакцияләп, кечкенә генә бер җыентык төзи, Г Гали аңа сүз башы яза, һәм1932 елның язында унтугыз яшьлек М. Садриның "Җыр башлана" исемле беренче китабы дөнья күрә. Шул ук елда аның бер бәйләм шигырьләре Мәскәүдә СССР халыкларының үзәк нәшриятында чыккан "Чакыру" исемле җыентыккада кертеләләр.
1932 елның көзендә М. Садрины А. Лунчарский исемендәге Мәскәү театр институт ының театр белгечләре һәм драматургия бүлегенә укырга җибәрәләр. Укуы белән бергә М. Садри ул вакытта Мәскәүдә яшәгән татар әдипләре-Муса Җәлил, Мәхмүт Максуд, Мансур Крыймов, Шәйхи Маннур, Хатип Госман һ. б әдәбият-матбугат әһелләре белән якыннан аралашып яши, Мәскәүдә татарча чыга торган "Коммунист" газетасы (ул 1935 ел башыннан совет режимы тарафыннан ябыла) каршында М. Җәлил җитәкчелек иткән әдәбият -сәнгать бүлеге эшләренә актив катнаша.
1935 елда институтны тәмамлагач, М. Садри бер ел Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультат булып эшли, аннары ике ел буе Татарстан дәүләт нәшриятында яшьләр- балалар әдәбияты бүлегенә җитәкчелек итә. 1938 елның ноябреннән ул Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсенең музыка фольклоры кабинетында гыйлми-әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. Монда эшләгәндә ул татар халык иҗаты әсәрләрен җыю буенча оештырылган беренче фольклор экспедицияләрендә катнаша, Агыйдел, Иртеш, буйларында, Тобол, Омск, Томск, Төмән төбәкләрендәге авылларда йөреп, күпләгән татар халык җырларын һәм әкиятләрен язып кайта
1941 елның июлендә М. Садри Ватан сугышына китә.1943 елның көзендә алты ай госпитальдә дәваланып чыккач, А. Фадеев рекомендациясе белән, М. Садрины Беренче Украина фронтында татар телендә чыга торган "Ватан намусы өчен" газетасы редакциясенә оештыручы-хәбәрче итеп җибәрәләр.
1946 елдагаскари хезмәттән кайткач, М. Садри ике елга якын Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре булып эшли. М. Садри сугыш кырындагы батырлыклары өчен-Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән, ә әдәбият өлкәсендәге уңышлар өчен"Почет Билгесе" ордены һәм күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә, "Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән шәрәфле исем йөртә. Ул 1999 елның 27 мартында Казанда вафат була. М. Садри-1939 елданСССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна