Гайлэ белэн укыйбыз.
Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе — гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде. Безнен кургэзмэ гаилә белән бергәләп укуга багышлана. Китап — кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укымыйча яши алмыйдыр минемчә. Ләкин, шулай булса да, күзәтүләрдән чыгып, әйтә алам: балалар башлангыч сыйныфларда күбрәк укырга тырышсалар да, үсә төшкәч, көннән-көн азрак укый башлыйлар. Әдәби китапны азрак уку, ул баланың интеллектуаль үсешен тоткарлый, мәсьәлә биремнәрен акрын укый, дәрестә иптәшләреннән артта калуына китерә. Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә — әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.