«Китапханә- кунакханә!»
01.06.2024 10.00"Китапханә- кунакханә!"
Балаларны яклау көне ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең рәсми туган елы булып 1949 нчы ел санала. Нәкъ шул елның ноябрендә Парижда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясенең махсус сессиясе уздырыла, анда балаларны яклау көнен булдыру турында карар кабул ителә. Ә бәйрәмне карар кабул ителгән елдан соң билгеләп үтә башлыйлар: 1950 елда тантаналы чаралар дөньяның 51 дәүләтендә уза.
Халыкара балаларны яклау көне — бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Балаларыбыз тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме — балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу — һәр гаиләнең, җәмгыятьнең төп һәм олы бурычы.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.