«Табышмаклар иленә сәяхәт»
Табышмаклар халыкның афористик иҗаты составына керәләр. Алар тыңлаучылар алдына асылы читләтеп әйтү аша белдерелгән билгесез әйбер яки күренешне эзләп табу бурычын куялар. Читләтеп әйтү өчен төрле алымнар һәм чаралар кулланыла. Бер төр табышмакларда әйбер яки күренешнең тышкы билгеләре турында хәбәр ителә.Бигрәк тә форма, төс, тәм күрсәткечләре еш файдаланыла.Эзләп табылырга тиешле билгесез нәрсәне төрле яктан характерлауда аеруча сыйфат сүз төркеме киң кулланыла. Тыңлаучы бирелгән билгеләргә таянып кирәкле җавапны таба ала.
Әйбернең сыйфат белән белдерелгән билгесе төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. Дәрәҗә белән төрләнү — сыйфатларга хас бердәнбер грамматик категория. Татар телендә дәрәҗә категориясе, башка төрки телләрдәге кебек үк, билге чамасының һәртөрле үзгәрешен — уртача дәрәҗәсен, билгенең чагыштырмача артыграк яки уртача дәрәҗәдән кимрәк булуын, иң югары дәрәҗәсен — чиген белдерә. Дәрәҗәнең бу рәвешле белдерелүе белән татар теле башка телләрдән, әйтик, рус теленнән аерылып тора.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.