« 1941 ел 22 июнь таңы… Онытмыйк! »
Иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары, сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими дислокация урыннарына һәм күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.
Германиягә теләктәшлектә СССРга каршы Румыния, Италия, берничә көннән Словакия, Финляндия, Венгрия чыга, август уртасында аларга Норвегия килеп кушыла. Совет халкы Ватанын яклап, дошманга бар көченә каршылык күрсәтә.
Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда төгәлләнә. Фашистлар иле тар-мар ителә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән фаҗигале сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Аларның 8,7 миллионнан артыгы яу кырларында һәлак булган. Икенче Бөтендөнья сугышында барлык кеше үлемнәренең 40 проценты СССРга туры килә. Бер миллионга якын совет сугышчысы Европа халыкларын азат иткәндә гомерләрен корбан иткән.
Оккупантлар 1,7 меңнән артык шәһәр һәм бистәләрне, 70 меңнән артык СССР авылларын җимергән. Дәүләткә һәм халыкка 679 миллиард сумлык (1941 ел бәяләре буенча) матди зыян китерелгән. Фашист агрессиясеннән югалтулар һәм зыянны берни белән чагыштырып булмый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.