«Авылымның җир-су атамалары»
Авылымның җир-су атамалары… (Исем-атамаларда татар эзләре…)
Вологда өлкәсендә төрки-татар тамырлы җир-су атамалары, авыл исемнәре, фамилияләр шактый. Болар барысы да бу якларның борын-борыннан татар кул астында, татар тәэсирендә, татар тарихы өстендә утыруын күрсәтә. Вологда шәһәре үзе дә элек башка төрле аталган, моны тарихчылар әйтеп бетерми, әмма Герасим атакайлары 1147 елны чиркәүне Кайсар елгасы буена килеп салган, имеш. (Город Вологда и окрестности. — Вологда, 1896, стр. 3.) Соңыннан бу тирәдә Кайсар монастыры да барлыкка килгән икән. Чиркәү-монастырьлары булганмы-юкмы — анысы билгесез, ә менә Кайсар елгасы буенда кешеләр яшәгән һәм шуннан шәһәр үсеп чыккан.
Әлбәттә, төбәкнең тарихы тагы да борынгырак. Сухана елгасы буенда моннан 10 мең элек кешеләр яшәгәнлеге билгеле. Ә менә Вологда елгасы буйларында, Сараево дип аталган урында, тимер гасырларда, ягъни, моннан 2-3 мең еллар элек кешеләр яшәгән:
“В верховьях Вологды, выше города, известен только один памятник раннего железнего века — Сараево, открытый в 1993 г. Е.Н. Кукушкиной.” (Ф.Я.Коновалов… күрсәтелгән хезмәт, 32 бит.)
Шулай ук Вологда янында Турунтай авылы булганлыгы билгеле, ул хәзер шәһәр эченә кереп калган. Галимнәрнең әйтүенчә, элеккеге Турунтай авылы урынында бик борынгы торак-яшәү урыны булган, моннан 7 мең еллар элек үк биредә кешеләр яшәгән:
“Стоянки следов эпохи неолита (V — III тысячелетие до н. э.) обнаружена на берегах Вологды в районе д. Михальцева, Ленивой площадки, Соборной горки, у церкви Андрея Первозванного, судоремонтного завода, Турундаева и др. На стоянке найдены ямочно-гребенчатая керамика, каменные топоры, наконичники стрел, скребки.” (Вологда. Историко-краеведческий альманах. — Вологда, 1994, стр. 32.)
Вологда шәһәрендә хәзер дә Турундай урамы бар, ул элеккеге Турунтай авылы урынында урнашкан. Борынгы документлардан күренгәнчә, Турунтай авылы 1453 елгы грамоталарда ук телгә алынган һәм ул кеше исеме белән бәйле. Безнең ул Турунтайның борынгы бабасы татар булуына шигебез юк, әмма соңгы гасырларда инде биредә Турунтай фамилияле урыслар да яшәгәнлеге билгеле. Бу хакта җирле галимнәр менә нәрсә яза:
“На месте современной Турундаевской улицы распологалось село Турундаевское, названное по имени владельца. В среде знатного боярства XV-XVI вв. имя Турунтай было довольно частом. В документах отмечены, например, Турунтай князь Иван Иванович, Турунтай Пронский, боярин. Можно пологать, что Турунтай — личное имя тюркского происхождения. Впервые село Турунтаевское упоминается в грамоте 1453 г. В XVI в к нему относился ряд деревень, многие из них входит в настоящее время в черту города.” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 54 бит.)
Безнең өчен Кайсар, Турунтай, Сарай сүзләренең төрки-татар икәнлеге көн кебек ачык, моны хәтта Чайкина кебек урыс филологлары да таный. Әмма урыс тарихчылары бу якларның борынгы тарихын я тартып-сузып славяннарга бәйләргә тырышалар, алай барып чыкмаса, фин-угыр халкына булса да бирәләр, әмма болгар-татарларга түгел! Югыйсә, биредә күпме җир-су атамалары үзләренең кемлекләрен кычкырып торалар бит! Менә Миләш, Кокшенга, Кипшенгә, Кичменгә, Ерга, Толшма, Тат, Кубен-Кобен (Кабан), Рабанга, Сизмә (Чишмә), Кушта, Буй, , Енталы, Кузега, Ирдан, Нурма елгалары, Кубен (Кабан), Сивер (Себер) күлләре, Тур һәм Татар таулары — боларны безгә тәрҗемә итәргә кирәкми, һәм монда урыс белән фин-угырның бернинди катнашы юк!
Вологда өлкәсендәге авыл исемнәре үзе бер могҗиза, алар буенча төньяктагы татар тарихын өйрәнергә була! Мин Абакан, Абатур, Аргун, Арзуб, Алфер, Аксен исемнәренә тукталып тормыйм, аларны төрлечә аңлатырга була, әмма бик борынгы берничә дистә авылга нигезне татарлар салганлыгы күренеп тора. Әйтик, хәзер район үзәге булып торган Бабаево бистәсе. Чайкинаның югарыда телгә алган китабыннан күренгәнчә, аңа нигезне әле 1460 елны ук Бабай исемле кеше салган. (Күрсәтелгән хезмәт, 19 бит.) Бу авыл тарихи документларда 1525, 1545 һәм 1678 елларда телгә алына. Кем соң ул — Бабай?
“В северных говорах бабай — фантастическое существо, которым пугают детей: “Бабай придет, тебя заберет” (АОС, I, 78). Генетическое это слово восходит к тюркским языкам. Где употребляется в значение “старик””, — дип яза Чайкина югарыда телгә алган хезмәтендә. (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 19 бит)
Әйе, “бабай”ның “старик” икәнлеген без дә беләбез, моның татар сүзе булуын да яхшы беләбез. Бәс, сүзе татарныкы булгач, аның бабае да татар кешесе була бит инде! Әйе, безнең бернинди шигебез юк — 1460 елда Бабай авылына нигезне татар кешесе салган, әле монда 1525 елда да Иван Бобаев яшәгәнлеге билгеле (АВУАМ, I, 114). Ягъни, чукындырылганнан соң, бу авыл кешеләре Бабаевлар булып китәләр. Бакшеев, Барановская, Басаргин авыллары да татар атамалы, алар бу якларда XVI гасырдан билгеле. Батран, Бачманка, Бильгачево, Бильково, Бирюлово, Бурдуково, Ильмоватица, Ирданово, Ирдаматка авыллары барысы да татар тамырлы, төрки атамасын йөртә. Хәер, моны галимә Чайкина да таный, югарыда телгә алган китабында бу авылларның исемнәре төрки тамырлы икәнлеген ассызыклап бара.
Великий Устюг районына урнашкан Исады авылы да бик борынгылардан булырга тиеш. Шушы ук исемдәге шәһәр исеме Рязань җирләрендә 1217 елгы документларда теркәлгән булган. Вологда өлкәсенең тагы берничә районында шушы исемдәге авыллар барлыгы билгеле. Кирилл районындагы Колкач авылы да XV гасырда ук борынгы грамоталарга теркәлеп калган:
“… В грамоте 1471 г. сообщается о д. Колкач Павловской Телибанова и другой Колкач Васюковской Телибанова (АГР, I, №41). В конце XV в. обе деревни перешли во владении Кириллово- Белозерского монастыря (Арх.Стр.I, 35, 163, 180).” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 117 бит.)
Шунысын да әйтергә кирәк, югарыда санап киткән татар атмалы авылларның күпчелеге узган гасырларда монастырьлар карамагына тапшырылган булган. Бу гамәл чукыныдыруны тагы да ныгыту, чигенмәслек өчен, яңадан исламга кайтармас өчен кирәк булгандыр, мөгаен…
Кубен күле буена урнашкан Кубен авылына аерым тукталып үтәсем килә. Ул өлкәдә иң борынгы авылдыр, мөгаен, аңа кимендә мең ел икән. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кубен заманында кирмән-шәһрчек булган, борынгы- лар Вологдага караганда, аны яхшырак белгәннәр. Бу турыда галимә Чайкина менә нәрсә яза:
“Кубенское с., центр Кубенского с/с Вологодского района. Одна из древних селений края. Историки предполагают, что вознекло оно в IX-X вв. До конца XIII в. Кубенский городок — это значительный укрепленный населенный пункт, более известный, нежели Вологда.” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 124 бит.)
Кубен сүзе Кабанны аңлата, дип уйлыйм, чөнки бу якларда о авазы белән, а авазы еш кына бер-берләрен алыштыра, кайбер очракларда аларның икесен дә у авазы белән белдерәләр. Ягъни, корова, дип әйтәсе урынга курува дип әйтү Вологда яклары өчен гадәти күренеш. Шуннан чыгып, Кубен да заманында Кабан булган булырга тиеш, дигән фараз бар. Ягъни, Кабан күле буендагы Кабан авылы. Кулемес, Кулибар, Курдюм, Мигачево (Белозерский райондагы XIV гасыр авылы), Мусино, Нурма, Тулпаново, Чүриле, Шалим, Ягрыш, Ярыгино авылларының исем-атамалары да безгә бик якын һәм таныш, чөнки алар татарча. Бу авылларның да күпчелеге бик борынгы, документлары кимендә XV гасырга карый.
Тагы берничә авыл исеменә аерым тукталасым килә. Әйтик, элек Череповец районына кергән Матурино авылы. Безнең өчен моны тәрҗемә итеп торырга кирәкми, матур матур инде. Хәзер ул авыл юк, чөнки ул Череповец шәһәренә кушылган. Матур авылы да бик борынгы булган булырга тиеш, аның документлары XV гасырдан сакланган. Чайкина китабында бу хакта болай язылган:
“Матурино, д., Череповецского района. Одно из древнейших селений края. Впервые упоминается в документах второй половины XV века. 1474 г. Князь И.Ф. Карголомский пожаловал д. Матуринскую в Череповецск, Воскресенскому Череповецкому монастырю (Веселовский, 384)… По другому — имя Матура заимствовано из тюркских языков в период татаро-моногольского нашествия. В татарском matura — ‘красивый, красавец' “ (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 141 бит). Авыл хәтле авыл татарча Матур атамасын алган икән, димәк, анда яшәүчеләр дә татарлар булган! Ә соңыннан аларны чукындырып, авыллары-ние белән монастырь карамагына тапшырганнар…
Великий Устюг районына кергән Биричево авылы да тамырлары белән татарларга, Алтын Урда чорларына барып тоташа. Бу кешеләр патша фәрманнарын халыкка җиткерергә тиеш булганнар: “Восходит оно к м. л. и.-прозвища Бирич. В основе которого лежит тюркское слово бирич — ‘должностное лицо, в обязанности которого входило объявить различные указы и распоряжения, глашатай’” (Сл РЯ XI-XVII, I, 185.) Шунысын да әйтергә кирәк, Биричевский фамилиясе бүген дә Великий Устюг районында иң киң таралган фамилия икән.
Вологда районына кергән Тютрюмово авылының исемендә дә төрки-татарлык ярылып ята. XV гасырда бу якларда шундый фамилияле байлар яшәгән. “Известная местная дворянская фамилия XV в. Тютрюма. Возможно оно тюркского происхождения. “В грамоте Вологодского уезда 1498 г. упоминается фамильное прозвоние из местных землевладельцев Тутрямов (АСЭИ, II, №297)” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 227 бит.)
Турыдан-туры татарларга караган тагы бер авылны атап үтәбез, ул — Яган авылы. Ул Череповец районына карый. “В грамоте 1482 г. упоминается д. Яганова, земля Яганова, Ягановская дорога (АСЭИ, II, №260). Название села восходет, по-видимому, к л. и. тюркского происхождения яган (в ДТС jayan).” (Ю.И.Чайкина, күрсәтелгән хезмәт, 256 бит.)
Череповец шәһәрендә чыга торган “Коммунист” газетасы (1997, №183) бу мәсьәләгә тагы да ачыклык кертә: “По преданиям, — дип яза ул, — в древние времена в деревне проживал татарский сборщик дани Яган.” Без дә шул ук фикердә торабыз, чөнки җирле халык күңелендә татарлар белән бәйле шактый истәлеклә, хәбәрләр сакланып калган. Яган тарихы — шуның ачык мисалы.
Вологда өлкәсендәге татар атамалы авыллар тарихына анализ ясауны йомгаклап, шуны әйтәсе килә. Беренчедән, бу авыллар бик борынгы, араларында мең еллыклары да бар, күбесе XIV-XV гасырларга карый. Икенчедән, бу авылларның исеме соңыннан бик күп кешеләрдә фамилия булып киткән, әйтик, Курдюмов, Тютрюма, Тутрямов, Турунтаев, Шалимов, Мусин, Карголомский, Телибанов, Биричевский, Бачманов, Баскаков, Баранов, Бобаев һәм башкалар. Өченчедән, авыл-фамилия атамаларында дәүләт хезмәтендәге татарларның функцияләре — ясак җыю, тамгачылык (таможня), язу-сызу, фәрман тарату, күзәтчелек итү кебек гамәләре чагылыш тапкан. Дүртенчедән, бу татар авылларыннан урыслашкач та байлар, дворяннар, җир биләүчеләр үсеп чыккан. Соңгысы — бу татар авылларының күпчелеген соңыннан монастырьлар карамагына тапшырганнар.
Вологда өлкәсенең дәүләт архивына кереп, атналар буе төрле фондлардан татарлар белән бәйле мәгълүматлар эзләсәм дә, алар бик аз булып чыкты. Сәбәбе — зур-зур татар авыллары инде урыслашкан, шәһәрләрдә исә милли һәм дини мөхит беткән, бары тик христиан дине тотучылар гына калган иде. Шуңа күрә, Вологда архивларыннан XVII, XVIII, хәтта XIX гасырларда татарлар турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. 1896 елгы халык саны алу документларында да татарлар теркәлмәгән (ф.129, оп.1, ед. хр.73). Ә менә 1883 елгы полиция хисабында 4 мөселман ире барлыгы әйтелгән (ф.129, оп.1, ед. хр.48).
Татарларның кая киткәнен аңлау өчен, мин архивта XIX гасырда Вологдада яшәүчеләрнең исемлеген өйрәндем. Татарлар беркая китмәгән, ә фамилияләре-нәселләре белән урыс миләтенә күчкән булып чыкты. Бу хәл ихтыяри-мәҗбүри булганмы, тормыш мәҗбүр иткәнме, көчләп чукындырулар нәтиҗәсеме — анысын махсус өйрәнү көтә. Ә менә төньяк өлкәләрдә төрки һәм фин-угыр халыкларының урыс милләте составына күчүләре — монысы кире каккысыз факт.
Менә минем алдымда 1830 елда Вологда шәһәрендә яшәүчеләрнең исемлеге. Алар барысы да урыс дип язылган, әмма нигәдер күпчелеге татар фамилияле. Сүзем дәлилле булсын өчен, шул исемлектән кайбер фамилияләрне мисалга китереп үтәм:
— Бердяев, Баршева, Базилова, Балмасова, Бехтерев, Бахшамин, Букин, Буренин, Байрылов, Бахманин, Буланин, Бунин, Баграмов, Волиев, Варанскин, Волисов, Вахрушин, Ваганова, Варганов, Галерин, Галинин, Жуланов, Замин, Заминов, Закиров, Кучин, Караулов, Колпаков, Колчин, Кичина, Катин, Кульпов, Кулакова, Куланова, Картышев, Кичуков, Лялин-Лямин, Мизгирев, Мананов, Мамаена, Мамаев, Пахтусова, Сулимов, Сумин, Сумкин, Сурин, Тевенков, Тимаева, Такаев, Таратин, Танаев, Хазова, Ханжина, Чугины, Чумакова, Чуркины, Шаховы, Шергины, Юшковы, Чуркин, Язев, Якубовы… (Ф.14, оп.1, ед. хр.572.)
Әйткәнемчә, болар барысы да урыслар…
Вологдада бүген дә аларның нәселләре яши, урыс булып яши…
Урыс булганына горурланып, сөенеп яши…
Биредә урыстан кала бөтен милләтләрне “черные” дип йөртәләр, шул исәптән, татарларны да…
Урыска кан биргән, җан биргән, илен-җирен биргән ак татар хәзер инде аның өчен “кара халыккка” әйләнгән…
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.