Славян язуы һәм мәдәният көне
Абыйлы-энеле Кирилл һәм Мефодийны искә алу көненә туры китерелгән Славян язуы һәм мәдәнияте көне һәр ел барлык славян илләрендә дә 24 майда бәйрәм ителә. 1991нче елның 30 нчы гыйнварында РСФСР ның Югары Советы Президиумы ел саен Славян язуы һәм мәдәнияте көннәрен үткәрү турында карар кабул итте.
Традициягә кергән бу көн бүген мәгърифәт һәм рухият бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Ул безнең рухи кыйммәтләребезнең, мәдәниятебезнең, тарихи традицияләребезнең символы булып тора. Бу вакытта җәмәгатьчелекнең игътибары рус теленә, аны саклауга аеруча нык юнәлдерелә.
21 майдан мәгълүмат-библиография бүлегендә бөек славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодий төзегән язуга багышланган, энциклопедик, белешмә һәм мәгълүмати чыганаклардан торган күргәзмә куелды. Алар славяннарда язу үсешенә беренче һәм үтә дә әһәмиятле өлеш керттеләр: грекчадан үзгәртеп, славян авзларына яраклаштырып беренче ике әлифбаны яздылар. Бу күркәм бәйрәм рухи кыйммәтләр, мәдәният һәм тарихи традцияләрнең символы булып тора.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.