Акция «Жизнь без сигарет»
31 май — Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул бөтен дөньяда "тәмәкесез көн" буларак билгеләп үтелә. Тәмәкнең зыяны елдан-ел арта. Белгечләр үлем белән тәмамланган үпкә рагының — 90, хроник бронхитның — 75, йөрәк өянәгенең 25 процентында тәмәке сәбәпче булуын әйтә. Россиядә ир-атларның — 65, хатын-кызларның 30 проценты тәмәке тарта. Болар — гомерләрен үз теләкләре белән 10-15 елга кыскартучылар. Көненә биш сигарет тарткан кешенең эшкә сәләтлелеге 40 процентка кимүе билгеле. Тәмәке тартучылар, тартмаучыларга караганда, юл һәлакәтенә ике тапкыр ешрак очрый.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча 31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көне халыкара акциясе үткәрелә. Акциянең максаты тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.