«Онытырга мөмкин түгел»
Бөек Җиңү көненә багышланган “Онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылачак. Китапханәдә “Батырларның даны онытылмый!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла.“Китап хәтерендә сугыш мизгеле” дигән бүлектә күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясыячакбыз. “Алар илгә җиңү алып кайтты” һәм ”Хәтер “китапларыннан авылдашларыбызны барлыйбыз. Максатыбыз укучыларга патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры балаларының җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт тәрбияләү. Белем бирүдә: укучыларга сугыш китергән кайгы — хәсрәт, бәхетсезлекләр турында аңлатылачак. Сугыш вакытында әти- әниләреннән, якыннарыннан аерылган балаларның ятимнәр йортындагы авыр тормышы белән танышачакбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.